ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген башкалабыз Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә веноклар салу булды. Әлеге чарада республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан делегацияләр катнашты.

21 февральдә «Энергетик» мәдәният йорты конференц-залында Зәй районы белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында “Белем бирүнең сыйфатын күтәрү – белем бирү учрежденияләренең төп бурычы. Анализ һәм үсеш перспективалары» дигән темаларга методик семинар узды. Семинарда район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе С. А. Кузнецов, мәгариф идарәсе методистлары, авыл җирлекләре башлыклары, төп гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Семинар-киңәшмәдә 7 нче төп гомүми белем бирү мәктәбе директоры И. А. Биканов, Бухарай төп гомуми белем бирү мәктәбе директорв Л.В. Миңнегулова, Александр Бистәсе төп гомүми белем бирү мәктәбе директоры. 3. Р. Фаршатовлар чыгыш ясады. Методик семинарга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков нәтиҗә ясады.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан 7нче мәктәптә "Иң матур тел - туган тел" дип аталган әдәби- музыкаль кичә узды. Аны район башкарма комитетының мәдәният һәм мәгариф идарәләре, татар теле укытучылары оештырды.
Бүген "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә яшүсмерләр арасында чаңгы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары ачыла.
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- ана теле.

20
февраль, 2018 ел
сишәмбе
19 февраль көнне "Энергетик" мәдәният сараеның концерт төркеме Тукай районы Иске Ерыклы авылына концерт белән барды. Бу ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәниятләр багланышы” дип исемләнгән проекты кысаларында үткәрелгән чара. Иске Ерыклы үзешчәннәре җавап концерты белән 22 февраль көнне Поповка авылы мәдәният йортына киләчәкләр.

19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе
Республикабызда халыкның тормыш -көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән 30дан артык программа гамәлдә. Аларда безнең район да кыю катнаша. Шундый программаларның берсе –йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән торак пунктларда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү.

13
февраль, 2018 ел
сишәмбе
9-11 февральдә Биектауның “Биектау” спорт комплексында татар-башкорт милли көрәше буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” республика газетасы тарафыннан оештырылган турнир узды. Анда барлыгы 49 командада 399 көрәшче катнашты. Зәй данын исә ике командада көрәшчеләр яклады. Зәй көрәшчеләре әлеге турнирда беренчелекне алды. Кубок Зәйдә калды.

9
февраль, 2018 ел
җомга
Аксар китапханәсендэ барлык китап укучыларның яраткан шагыйре, әдибе, драматургы Ф.Яруллинның тууына 80 елга багышлап, әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Кичә өчен “Язмышларга буйсынмас җан” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук язучының иҗатына презентация күрсәтелде.
Якташыбыз - татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов шушы көннәрдә ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге премиясенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International