Зәйдә Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе
Бүген "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә яшүсмерләр арасында чаңгы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия ярышлары ачыла. Дүрт көн барачак узышларда Россиянең төрле төбәкләреннән иң көчле чаңгычылар катнашуы көтелә. Егетләр классик һәм ирекле стильдә -10, кызлар 5 чакрымга узышачак һәм эстафета ярышларында көч сынашачак. Ярышларны ачу тантанасы кичке с. 7 гә билгеләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International