"Иң матур тел - туган тел"

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе
21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан 7нче мәктәптә "Иң матур тел - туган тел" дип аталган әдәби- музыкаль кичә узды. Аны район башкарма комитетының мәдәният һәм мәгариф идарәләре, татар теле укытучылары оештырды. 3нче мәктәп укытучылар коллективы башлап йөрүчеләрдән булды, кичәне алып баручылар да әлеге мәктәптән иде. Музыкаль яктан бизәлеш белән 7нче мәктәп тәэмин итте. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре исә әлеге уңайдан китап күргәзмәсе оештырып, аның янында әңгәмә уздырды. Чараның максаты- туган телебезне саклау һәм үстерү, сабыйлар күңелендә ана теленә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Кичә катнашучыларның күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International