Бүген районыбызның Аксар авылы мәктәбендә милли көрәш буенча “Аксар батырлары” XXI ачык Республика турниры үткәрелә. Анда 2004 нче елгы һәм алардан кечерәк яшьтәге көрәшчеләр катнаша. Бил алышулар барлыгы 10 үлчәү авырлыгы буенча алып барылачак. Аксар - заманында атаклы көрәшчеләр үстергән авыл. Турнир быел да авылның көрәш ветераннары ярдәме белән оештырыла.
Зәйдә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг үтте. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин чыгыш ясадылар.