ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга
9-10 февральдә Биектауда татарча көрәш буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган турнирның чираттагысы узачак. Анда район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе дә катнаша. Турнирда көрәшчеләребездән Дмитрий Левашов, Рөстәм Сәлахов, Булат Гадершин, Линар Садыйков, Рамил Хисмәтуллин, Руслан Хәмидуллин, Илдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Сергей Павлик, Рамил Фаршатов, Нияз Җамалиев һәм башкаларның көч сынашуы көтелә.

8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
“Китапта кунакта” яшьүсмерләр клубы кысаларында, С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәнең татар бүлегендә олуг әдип Фәнис Яруллин истәлегенә багышланган әдәби кичә үтте.

5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе
2 - 4 февральдә башкалабыз Казанда рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы татар балалары арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау туры узды. 6нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Л.Нәбиуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы- З.Г.Данилова, 7нче мәктәпнең 10нчы сыйныфы укучысы Д.Нургалина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.М. Петрова, 7нче мәктәпнең 11 нче сыйныфы укучысы Р.Мәрданова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.М. Нургалина, призлы урыннар яуладылар.

2
февраль, 2018 ел
җомга
Бүген Зәй Пенсия фонды хезмәткәрләре 2017 нче елгы эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов, Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы идарәсенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Гөлсинә Сабирова һәм башка вазифаи затлар катнашты.
Сталинград сугышында Җиңүгә 75 ел тулу һәм эзтабарлар хәрәкәте оешуга 50 ел тулу уңаеннан 1 февральдән Татарстан Республикасы буенча “Хәтер маршы – 2018” старт алды. Шул уңайдан бүген Зәйнең “Гвардия” һәм “Форпост” эзтабарлар отрядлары активистлары , шәһәрнең 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары митингта катнашып, Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Зәй муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты “Зәй офыклары” газетасы ветераны, танылган журналист, Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы Вәсимә Мөхәммәт кызы Рәхмәтуллинаның вакытсыз арабыздан китүе уңаеннан якыннарының, туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе
Районыбыз мәдәният учакларында якташыбыз, язучы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә. Үзәк китапханәнең татар бүлегендә “Аяз Гыйләҗев-заман таләп иткән язучы” дип аталган күргәзмә янында әдәби сәгать үтте. Китап укучылар язучының биографиясе, әсәрләре белән таныштылар. Үзәк китапханәнең фоесында көнозын Аяз Гыйләҗевның иҗатына һәм тормышына багышланган “Киләчәк буынга” дип аталган видеопрезентация күрсәтелде.

22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе
21 гыйнвар көнне «Энергетик» мәдәният сараенда якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Яр Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Керәшеннәр җырыу әйтә” концерт-фестивале аншлаг белән үтте. Бөтен республикадан җыелган керәшен җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясады.
Узган ялларда Югары Лоҗы авылында яшәүче Миннехаят Ахунҗан кызы Дәүләтшина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев, автоклуб хезмәткәрләре килде.

19
гыйнвар, 2018 ел
җомга
Бүген Зәй православие христианнары "Кач ману” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Исегезгә төшерәбез, православие динендәгеләргә уңайлы булсын өчен узган ел Зәйне әйләнеп чыгу юлында район башлыгы Рәзиф Кәримов инициативасы белән "Изге Чишмә” төзекләндерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International