Якташыбыз Хатыйп Миңнегуловка Ш.Мәрҗәни исемендәге премия тапшырылды

2018 елның 9 феврале, җомга
Якташыбыз - татар әдәбияты галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов шушы көннәрдә ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге премиясенә лаек булды. Аңа бу зур бүләк Татарстан фәннәр Академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта тапшырылды. Премия Х.Миңнегуловка “Төрек- татар, антик һәм рус әдәбиятларының үсеш этаплары”, «VII-XVI гасырлар төрек- татар әдәбиятында дәүләтчелек идеясы” фәнни хезмәтләре өчен бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International