Куш Елга авылында яңа кибет ачылды

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе
Республикабызда халыкның тормыш -көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән 30дан артык программа гамәлдә. Аларда безнең район да кыю катнаша. Шундый программаларның берсе –йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән торак пунктларда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү. Аның нигезендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән республикада шундый 53 пункт төзелеп, файдалануга тапшырылырга тиеш. Программага старт узган ел безнең районда бирелде, беренче кибет районыбызның Имәнлебаш авылында ачылды. Бүген Куш Елга авылы халкының шатлыгын район башлыгы Разиф Кәримов та уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International