Зәй районы игенчеләре арпа суктыруга керештеләр

2018 елның 7 августы, сишәмбе
Районыбызның “Восток” агрофирмасы хезмәтчәннәре көзге бодай суктыруны тәмамладылар. Әлеге культура 4477 гектар мәйданда игелде, 17908 тонна ашлык суктырып алынды, уртача уңыш гектарыннан 40 центнер тәшкил итте. Иң югары уңыш – 51 центнер “Үрнәк” бүлекчәсендә (җитәкчесе Васильев Максим Петрович, баш агроном Тугашев Николай Романович). Барлык агрофирмалар да арпа культурасын суктыруга керештеләр. Ул район буенча 15 мең гектар мәйданны били, уртача уңыш гектарыннан 35,1 центнер тәшкил итә. “Зәй” агрофирмасының “Алга”бүлекчәсе игенчеләре гектарыннан 48 центнер уңыш алалар. Басуларда 43 комбайн эшли, бүгенге көнгә 14661 гектар мәйданның уңышы җыеп алынган, бу барлык мәйданның 39% дигән сүз, 58937 тонна көзге бодай җыеп алынган, уртача уңыш – 40,2ц/га.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International