Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә күренекле мәгърифәтче, дин әһеле, табиб Таҗетдин Ялчыголны искә алдылар
2018 елның 8 августы, чәршәмбе
Бүген Зәй районы Имәнлебаш авылында күренекле мәгърифәтче, дин әһеле, табиб Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган чираттагы Ялчыгол укулары узды. Быел ул районда алтынчы мәртәбә оештырылды. Конференциядә район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр буенча идарәсе дәүләт-конфессия багланышлары бүлеге баш киңәшчесе Альберт Дирзизов, филология фәннәре докторлары, академиклар Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Рөстәм Галиуллин, дин әһелләре, Ялчыгол шәҗәрәсен дәвам итүчеләр, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре , тарихчылар катнашты. Фәнни-гамәли конференция «Татар дөньясының күренекле вәкиле” исеме астында узды. Кунаклар Имәнлебаш авылының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар, Ялчыгол хәзрәтнең каберен зиярәт кылдылар. Имәнлебаш авылы мәдәният йортында кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. “Таҗетдин Ялчыгол- дистәдән артык гыйльми хезмәт авторы, аның китапларында мөселманча тәрбия, ислам хокукы, тарих һәм медицина буенча белемнәр тупланган. Шунысы әһәмиятле, бу белемнәр бүген дә актуальлеген югалтмый. Галим халыкны мәгърифәтле, әхлаклы итү өчен күп көч куйган, дәвалау белән шөгыльләнгән. Шушындый олуг шәхеснең Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе белән без лаеклы горурланабыз”,-диде ул үз чыгышында. Конференциядә Таҗетдин Ялчыгол иҗатының тәрбияви әһәмияте, аның фәнни хезмәтләренең бүгенге көндә дә актуаль булуы һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү зарурлыгы турында чыгышлар яңгырады. Соңыннан кунаклар авыл мәчетендә күмәкләшеп өйлә намазын укыдылар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз