ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе
Зәй муниципаль районы «Балалар иҗаты йорты»нда белем оешмалары яшь укытучыларының һөнәри үсеш һәм остазлык эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган Яшь педагоглар форумы узды.

18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, ТМШ җитәкчеләре, торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында өченче чакырылыш Зәй шәһәре Советының утыз бишенче утырышы узды. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде: Зәй шәһәре Советының 2018 елның 3 декабрендә кабул ителгән 133 номерлы «Зәй муниципаль районының 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турында» һәм "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасын раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралды. Докладлар белән районның финанс - бюджет палатасы рәисе П.А.Байрашев, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе С. В. Максимов чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.

14-15нче февральдә Зәй шәһәрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе узды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла.Конкурста 14 туган тел укытучысы катнашты, алар жюри әгъзаларына үзләренең эш системасын, уңышларын күрсәткән портфолио, “Минем педагогик осталыгым” дигән темасы буенча эссе, мастер-класс фрагментларын тәкъдим иттелләр.
22 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Татарстан Республикасына эш сәфәре белән киләчәк. Биредә ул Идел буе федераль округы төбәкләре тарафыннан җитештерелә һәм экспортлана торган АПК продукциясе күләмнәрен планлаштыру турында киңәшмә уздырачак.Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм округ төбәкләре башлыклары катнаша. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең барлык федераль округларында шундый чаралар уздыру планлаштырыла. Идел буе федераль округы төбәкләре агросәнәгать комплексының экспорт мөмкинлекләрен үстерү буенча беренче киңәшмә 5 февральдә Тула шәһәрендә узган иде.
16 февральдә Яңа шәһәрнең урман массивында предприятие, оешма һәм авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды. Авыл җирлекләре командалары арасында 1 урын – Сабиров Фәнзил (Югары Шепкә авылы), 2 урын – Фәсхиев Линар (Югары Шепкә авылы), 3 урын - Низамов Илдар (Аксар авылы), хатын-кызлар арасында 1 урын – Әхунҗанова Ралия (Югары Шепкә авылы), 2 урын – Әбдрәхимова Алия (Югары Шепкә авылы), 3 урын - Насыйрова Регина алды (Югары Мәлем авылы). Командалар арасында 1 урынга – Югары Шепкә авыл җирлеге, 2 урынга – Аксар авыл җирлеге, 3 урынга – Сәвәләй авыл җирлеге лаек булды. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында: 1 урынны – Зәй ГРЭСы командасы: (Герасимова Екатерина, Сәмигуллина Елена, Фокин Олег,Минеев Константин); 2 урынны «Динамо» командасы: (Әхунҗанова Ралия, Кәлимуллина Ләйсән, Агапов Антон, Шәрәфиев Артур); 3 урынны «ТЕХНО» заводы командасы: (Асылгәрәева Светлана, Кузмина Елена, Имамиева Раилә, Галимов Марат) алды. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

16
февраль, 2019 ел
шимбә
Бүген Зәйдә керәшен иҗтимагый оешмасының отчет - сайлау конференциясе узды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" керәшен мәдәни-агарту газетасының баш мөхәррире Л. Д. Белоусова, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәре керәшен иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре В. В. Агапов, Т. А. Багаутдинов, оешма әгъзалары катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев барлык планнарның да уртак көч белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә уңышлы эш теләде. 2016 елдан 2019 елга кадәрге чорда оешма эшчәнлеге турында хисап тыңланды, 17 кешедән торган идарә составы сайланды. Керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Владимирович Чапков сайланды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде, киләчәккә төп моментлар билгеләнде. Конференция иҗтимагый оешма активистларын бүләкләү белән тәмамланды.

15
февраль, 2019 ел
җомга

14 февральдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. "Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу“ буенча административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.6 статьясы нигезендә 29 административ беркетмә каралды. Хокук бозуларның төп өлешен юлларда транспортны озак саклауга калдыру тәшкил итә (2 сәгатьтән артык). Бу исә территорияләрне кардан чистартуда уңайсызлыклар  тудыра. Комиссиядә каралган 29 материал буенча 29 физик зат җаваплылыкка тартылган.

Бүген «Ялта Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә яшьләр эшләре буенча идарәнең кече коллегиясе узды. Чарада район башлыгы Р. Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, Зәй районы буенча Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе кураторы Р. Р. Основина катнашты. Коллегиягә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре, студентлар, авыл яшьләре, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Р. Г. Кәримов чыгыш ясады. 2018 елда яшьләр эшләре буенча идарәнең эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары, 2018 елда Зәй шәһәренең студент отрядлары штабы эше һәм 2019 елга планнары, районда волонтерлык эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган төп бурычлар, Александр - Бистәсе авыл җирлегендә Аграр яшьләр берләшмәсенең эше турында докладлар тыңланды. Шулай ук «проектлар конвейеры» секциясенең презентациясе узды. Зәй яшьләренең проектлар эше белән секция җитәкчесе, Россия Президентының ике грант иясе Антон Миронов таныштырды. Кече коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 15 февраль көнне 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында Зәй районы башлыгы Р. Г. Кәримов, Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков һәм Зәй муниципаль районы Советының мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссия рәисе Э. Ш. Галиев катнашында физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең кече коллегиясе булып узды. Коллегиядә 2018 елда физик культура, спорт һәм туризм идарәсе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р. Мәвләвиев, Зәй муниципаль районында чаңгы спортын үстерү турында, Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Э. Э. Галиев, Сәвәләй авыл җирлеге мисалында авыл яшьләрен физик тәрбияләү аспектлары турында, Сәвәләй төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы И.В. Белышев һәм башкаларның чыгышы тыңланды. Коллегия кысаларында билбау көрәше буенча 2018 елда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында узган Россия чемпионатында югары спорт нәтиҗәләре күрсәткәннәре өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән Салихов Равил Фаил улы-«Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренер - укытучысы, Салихова Регина Равил кызы-«Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренер - укытучысы, Бусова Екатерина Николаевна-«Зәй»балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт буенча инструкторы бүләкләнде. Район башлыгы, киокусинкай буенча Татарстан Республикасы чемпионаты, Идел буе федераль округы чемпионаты җиңүчесе һәм Россия чемпионаты призеры Лаврентьев Дмитрий Юрьевичка Россия спорт мастеры таныклыгы һәм билгесен тапшырды. 2018 елда югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән спортчыларны әзерләгән өчен, район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Ревин Владимир Иванович – «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең киокусинкай тренер-укытучысы, Бикмиев Ринат Рәис улы – «Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол буенча тренер-укытучысы, Асадов Камран Хәсән улы - «Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол буенча укытучысы, Артемьев Александр Викторович-«Яшьлек» балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей буенча тренер-укытучысы бүләкләнде. Тырыш хезмәтләре өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Нуриева Гүзәл Рафаил кызы – «Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең баш хисапчысы, Бахусова Анна Геннадьевна – «Яшьлек» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, Бухтеева Надежда Владимировна – Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашева исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары бүләкләнде. Зәй муниципаль районында спорт чараларын уздырганда нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең Рәхмәт хаты белән мәдәният идарәсе җитәкчесе Ревина Светлана Юрьевна, яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Федотова Лариса Григорьевна бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International