Зәйдә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды

2019 елның 15 феврале, җомга
14 февральдә район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. "Җирлекләрнең һәм шәһәр округларының территорияләрен муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу“ буенча административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.6 статьясы нигезендә 29 административ беркетмә каралды. Хокук бозуларның төп өлешен юлларда транспортны озак саклауга калдыру тәшкил итә (2 сәгатьтән артык). Бу исә территорияләрне кардан чистартуда уңайсызлыклар тудыра. Комиссиядә каралган 29 материал буенча 29 физик зат җаваплылыкка тартылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International