Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй шәһәрендә Яшь укытучылар форумы узды
2019 елның 19 феврале, сишәмбе
Зәй муниципаль районы «Балалар иҗаты йорты»нда белем оешмалары яшь укытучыларының һөнәри үсеш һәм остазлык эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган Яшь педагоглар форумы узды. Форумда катнашучыларны Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Владимирович Чапков, мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наталья Александровна Алчина сәламләде. Эксперт, мәгариф идарәсенең мәгълүмати һәм укыту-методиканы тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Камил кызы Вәлиәхмәтова катнашучыларны педагогның һөнәри стандарт таләпләре белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар заманча укытучыга һөнәри һәм шәхси таләпләр исемлеген карадылар. Хезмәт хакын яңача түләү системасы турында мәгариф идарәсенең план-икътисад бүлеге башлыгы Гөлнара Мисхәт кызы Җиһаншина чыгыш ясады. Мәгариф идарәсенең психологик-педагогик хезмәт җитәкчесе Любовь Александровна Никифорова «Эмоциональ януны киметү өчен психотехник алымнар» дип исемләнгән психологик тренинг үткәрде. «Укытучы-остаз» номинациясе буенча грант ияләре: Светлана Владимировна Юрченко, 3 нче мәктәпнең информатика укытучысы; Әлфия Шәрәфетдин кызы Нәҗмиева, 2 нче мәктәпнең информатика укытучысы; Юрок Елена Викторовна, 2 нче мәктәпнең технология укытучысы; «Сүз болытын булдыру»; «Менталь карталар булдыру»; «Уен планшеты» темалары буенча мастер-класслар үткәрделәр. 2 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Владимировна Иванова, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар комитеты рәисе Рушания Риф кызы Забурдаева быел “Тату сыйныф серләре” республика конкурсында катнашып, мәктәпнең тәрбия эше системасын булдыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Гаилә һәм сыйныф арасындагы хезмәттәшлек, проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләштеләр. Эш нәтиҗәләре буенча Яшь педагоглар форумына катнашучылар сертификат белән бүләкләнде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
Зәйдә "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль конкурсы дәвам итә
Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү " фестиваль-конкурсы уздырыла.
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз