Зәйдә «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә предприятие, оешма һәм учреждение командалары һәм авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе
16 февральдә Яңа шәһәрнең урман массивында предприятие, оешма һәм авыл җирлекләре командалары арасында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары буенча беренчелек узды. Авыл җирлекләре командалары арасында 1 урын – Сабиров Фәнзил (Югары Шепкә авылы), 2 урын – Фәсхиев Линар (Югары Шепкә авылы), 3 урын - Низамов Илдар (Аксар авылы), хатын-кызлар арасында 1 урын – Әхунҗанова Ралия (Югары Шепкә авылы), 2 урын – Әбдрәхимова Алия (Югары Шепкә авылы), 3 урын - Насыйрова Регина алды (Югары Мәлем авылы). Командалар арасында 1 урынга – Югары Шепкә авыл җирлеге, 2 урынга – Аксар авыл җирлеге, 3 урынга – Сәвәләй авыл җирлеге лаек булды. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр командалары арасында: 1 урынны – Зәй ГРЭСы командасы: (Герасимова Екатерина, Сәмигуллина Елена, Фокин Олег,Минеев Константин); 2 урынны «Динамо» командасы: (Әхунҗанова Ралия, Кәлимуллина Ләйсән, Агапов Антон, Шәрәфиев Артур); 3 урынны «ТЕХНО» заводы командасы: (Асылгәрәева Светлана, Кузмина Елена, Имамиева Раилә, Галимов Марат) алды. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International