«Ялта Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә яшьләр эшләре буенча идарәнең кече коллегиясе узды

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген «Ялта Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә яшьләр эшләре буенча идарәнең кече коллегиясе узды. Чарада район башлыгы Р. Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, Зәй районы буенча Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе кураторы Р. Р. Основина катнашты. Коллегиягә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре, студентлар, авыл яшьләре, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Р. Г. Кәримов чыгыш ясады. 2018 елда яшьләр эшләре буенча идарәнең эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары, 2018 елда Зәй шәһәренең студент отрядлары штабы эше һәм 2019 елга планнары, районда волонтерлык эшчәнлеге һәм 2019 елга куелган төп бурычлар, Александр - Бистәсе авыл җирлегендә Аграр яшьләр берләшмәсенең эше турында докладлар тыңланды. Шулай ук «проектлар конвейеры» секциясенең презентациясе узды. Зәй яшьләренең проектлар эше белән секция җитәкчесе, Россия Президентының ике грант иясе Антон Миронов таныштырды. Кече коллегия бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International