ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга
Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары уздырылу сәбәпле 16 март көнне Ефимов урамы транспорт хәрәкәте өчен ябык булачак.
15 февральдә Россиядә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу билгеләп үтелә. Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен мәңгеләштерүчеләр күп. Ләкин фашист лагерьларында язылган шигырьләре һәм җырлары белән исемен мәңгеләштергән Герой Муса Җәлил кебек шагыйрьләр берничә генә. 14 февральдә шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында район мәдәният йортының тамаша залында хәтер сәгате узды, анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм 1 нче номерлы мәктәп укучылары белән берлектә балаларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләделәр, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Герой шагыйрь һәм аның атаклы "Моабит дәфтәрләре»турындагы документаль фильмнарын карадылар һәм үзара әңгәмә кордылар.

14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халык җыеннары районның барлык авыл җирлекләрендә булды. Район җитәкчелегенең авыл халкы белән соңгы очрашулары бүген Бохарай һәм Сәвәләй авыл җирлекләрендә узды. Гражданнар җыенында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе» ААҖ генераль директоры И.Ю. Әминов катнашты. Разиф Кәримов авыл халкын 2018 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Бохарай һәм Сәвәләй авыл җирлекләре башлыклары Ринат Нуриев һәм Светлана Сабаева 2018 елда авыл җирлекләренең эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйләделәр. Шулай ук Илшат Әминов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча участок бүлеге башлыгы урынбасары Владимир Попов, башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Марсель Рәхмәтов, Зәй РЭГСы башлыгы Владимир Дубалазов һәм башка җаваплы җитәкчеләр тыңланды. Алар үз чыгышларында, бүгенге көннең мөһим юнәлешләренә аеруча игътибар итүне сорадылар, җирлекләрдәге оператив хәлләр, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр. Район башлыгы Разиф Кәримов халык җыеннарына йомгак ясады. Барлык бирелгән сораулар , үтенечләр һәм тәкъдимнәр исәпкә алынды. Һәр пункт буенча җаваплы җитәкчеләр аларны үтәү барышын контрольдә тотачак.

14 февраль көнне Зәй ГРЭСының актлар залында 2018 елда күмәк килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләре буенча конференция узды. Конференция эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Васильевич Краснов, Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсенең Казан филиалы башлыгы Фәрит Мөдәрис улы Хәнифов, Бөтенроссия электропрофсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Хәлим Юлдаш улы Әхүнҗанов катнашты. Разиф Гали улы Кәримов 2018 елда районның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2019 елга куелган планнар турында аңлатты. Анатолий Краснов конференциядә катнашучыларга компаниядә башкарылачак агымдагы эшләр һәм Зәй ГРЭСын модернизацияләү планнары турында җентекләп сөйләде. Хәлим Юлдаш улы Әхүнҗанов профсоюз бурычларын үтәү һәм социаль партнерлыкны камилләштерү буенча ТР электропрофсоюз тарафыннан башкарыла торган икътисадый эшләр турындагы доклад белән чыгыш ясады. Зәй ГРЭСы директоры Сергей Токмачев һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Андрей Алчин күмәк килешү буенча кабул ителгән йөкләмәләр турында хисап тотты. Делегатлар бертавыштан 2018 елда коллектив килешүдә каралган барлык йөкләмәләрнең тулысынча үтәлүен расладылар. Конференциянең йомгаклау карары расланганнан соң бүләкләү булды.

12 нче февраль көнне “Энергетик” мәдәният йортында “Театр илендә” дип исемләнгән шәһәр күләмендә узучы фестиваль кысаларында “Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе” коллективы Г.Камалның “ Беренче театр” комедиясенә нигезләнеп эшләнгән җырлы-биюле чыгышын тәкъдим итте.

Оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында, Югары Мәлем мәктәбе базасында район укучылары арасында биатлон буенча ярышлар узды. Ярышлар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, педагогик хезмәт ветераны Никита Осипов истәлегенә багышланган иде. Ярышларда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 17 команда катнашты. Команда составында – икешәр егет һәм бер кыз исәпләнде. Ирекле йөрү, 2 км дистанциягә йөгерү (ике әйләнеш ясау)һәм пневматик винтовкадан ату, ятып ату, 10 метр дистанциягә йөгерү һәм биш тапкыр ату. Төз атмаган очракта – яңадан ату. Ярышларда дистанциянең беренче этабын егетләр үтте, аннары эстафетаны кызларга тапшырдылар һәм ярыш ахырында тагын егетләр йөгерде. Беренче этапта ук узышларның лидерлары билгеләнде: шәһәр мәктәпләре арасында 4нче, 6нчы һәм 7нче мәктәпләр, шулай ук татар гимназиясе булды. Авыл мәктәпләре арасында Кадер, Югары Мәлем, Сәвәләй, Якты Күл мәктәпләре алга чыкты. Шәхси ярышларда кызлар арасында Илназ Ишмөхәммәтова, София Козенкова, Регина Насыйрова, егетләр арасында Евгений Давыдов, Глеб Лопатин, Илназ Ибраһимов яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй шәһәре Советы даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Утырышны бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча комиссия рәисе урынбасары Исрафилова Венера Назыйф кызы алып барды. Көн тәртибенә Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2018 елның 3 декабрендә кабул ителгән «Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 2019 елга һәм 2020 - 2021 еллар план чорына бюджеты турында» гы 133 нче карарына үзгәрешләр кертү, «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Зәй шәһәре транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасын раслау турында" гы мәсьәләләр кертелгән иде. Доклад белән Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе П.А.Байрашев, Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов чыгыш ясады.Депутатлар әлеге мәсьәләләрне Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының чираттагы утырышына чыгарырга карар кылдылар.

Бүген Яңа Спас авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Пленар өлеш башланганчыга кадәр анда катнашучылар Иске Бүсрәк авылында  үзара салым акчасына төзекләндерелгән «Мәктәп» чишмәсен, терлекчелек белән шөгыльләнүче Н.А.Каштановның мини-фермасын карадылар.  Яңа Бүсрәк авылы зираты, терлекчелек белән шөгыльләнүче А. В. Игошинның КФХсы һәм  мәктәптә булдылар. Утырышның пленар өлеше авыл клубында узды. Семинарда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Яңа Спас авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының эше, үзара салым буенча акча җыю һәм 2019 елга планлаштырылган эшләр турында, районның авыл җирлекләрендә социаль эш турында, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү чаралары турында, авыл җирлекләре буенча шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм эре мөгезле терлекләр буенча хисаплар, авыл җирлекләре буенча чагыштыру актлары һәм цифрлы телевидениегә күчү турында мәгълүматлар тыңланды. Семинарга йомгак ясап, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибе буенча каралган мәсьәләләрне, аерым алганда, кышкы чорда торак пунктларны тәртиптә тоту буенча эшне активлаштырырга чакырды. Авыл җирлекләре башлыклары алдына тагын бер кат шәхси ярдәмче хуҗалыклар, мини –фермалар һәм эре мөгезле терлекләр санын арттыру бурычы куелды.

12 февраль көнне район башлыгы Р.Г. Кәримов, "Агрокөч " АҖ белгечләре, сөт-товар җитештерү комплекслары җитәкчеләре һәм зооветеренария хезмәткәрләре авыл хуҗалыкларында булдылар. Анда катнашучылар терлекләрне кышлату эшләрен, терлекчелек өлкәсендә технологик процессларның үтәлешен карадылар. Хужалыкларны карау график нигезендә «Нива» ҖЧҖ сөт комплексыннан башланды. Аннары алар “Игенче” бүлекчәсенең “Дүрт-Мунча", «Тукай» бүлекчәсенең "Куш-Елга", "Ялкын" бүлекчәсенең "Әхмәт” һәм “Бура-Киртә”, “Нур” бүлекчәсенең “Аксар”, "Шепкә" сөт-товарчылык фермаларын һәм "Таң" сөт- товар һәм производство комплексын карадылар. (җитәкчесе Хөснетдинов Ирек Гыйлаҗевич). Объектларда йөрү "Зәй” сөт- товар һәм производства комплексына (җитәкчесе Лаврентьев Андрей Михайлович), "Заман" симертү комплексына, “Родина” бүлекчәсенең “Чыбыклы" һәм "Сәвәләй” товар-сөтчелек фермаларына бару белән тәмамланды. Район башлыгы Разиф Кәримов Чыбыклы авылы механик остаханәләрендә булды һәм анда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү эшенең барышы белән танышты.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе
12 февральдә Р. Ш. Фәрдиев исемендәге паркта 2019 елда Красноярск шәһәрендә узачак XXIX Бөтендөнья Универсиадасына студентлар җыелма командасын озату тантанасы узды. Чарада мәртәбәле кунаклар Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең беренче вице-президенты Азат Илгиз улы Мәҗитов, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Шәйхнурович Галиев, совет чаңгычысы, өч тапкыр кышкы Олимпия уеннары призеры, дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Александр Александрович Завьялов, спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры Галина Андреевна Шлыкова, СССРның атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, Олимпия уеннарының көмеш призеры, 8 тапкыр СССР чемпионы булган Николай Семенович Зимятов катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, 2019 елда Красноярскийда узачак XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадасында катнашучылар составына, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары, ирекле стиль белән спринтта алтын медаль яулаган Христина Мацокина һәм 20 км.дистанциядә алтын медаль яулаган Егор Казаринов кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International