Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча киңәшмә

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, ТМШ җитәкчеләре, торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Киңәшмәнең көн тәртибендә район территориясендә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне тиз арада җыю буенча чаралар күрү мәсьәләсе торды. Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов җаваплы затларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне җыю эшен активлаштырырга кушты һәм оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренең игътибарын якын арада коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча хәлне тамырдан үзгәртү чараларын күрү кирәклегенә юнәлтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International