Зәйдә “Туган тел” Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары мастер-класслар бәйгесе узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе
14-15нче февральдә Зәй шәһәрендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе узды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатыннан үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла.Конкурста 14 туган тел укытучысы катнашты, алар жюри әгъзаларына үзләренең эш системасын, уңышларын күрсәткән портфолио, “Минем педагогик осталыгым” дигән темасы буенча эссе, мастер-класс фрагментларын тәкъдим иттелләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International