Монда һәркем белә, син һәм мин!
Табигатьне үпкәләтергә ярамый!
Бөртеккәй балалар бакчасында үткәрелә торган чаралар кысаларында «Табигатьнең яшел йөрәгенә тисен» дигән экологик флешмоб оештырылды, ул безне мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү мәсьәләләрен хәл итү контекстында мәнфәгатьләр бергәлеге атмосферасына кертте. Флешмобта катнашу-ул гражданлык гамәле. Зур булмаса да, ул климат үзгәрү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Мондый флэшмоб үткәрүнең максаты-мөмкин кадәр күбрәк игътибарны экология проблемасына җәлеп итү, туган якның чисталыгын һәм матурлыгын саклау.
«Алтынчәч» балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирү – игътибар үзәгендә. Экологик тәрбия – ул балаларда табигатьне саклау, яклау культура алымнарын булдыру буенча системалы педагогик эшчәнлек. Атна дәвамында биредә балаларның яшь үзенчәлегеннән чыгып төрле чаралар уздырылды. Икенче кечкенәләр “Б” төркеме тәрбиячесе Зарипова Л.Я. җитәкчелегендә “Ел әйләнә –яшелчә бакчасы” утырттылар. Балалар чәчәкләр чәчтеләр һәм кыякка яшел суган “төртеп куйдылар”. Бакчаны даими сулап тордылар. Атна ахырына чүлмәкләрдә чәчәк үсентеләре һәм яшел суган кыяклары белән сөендерде.Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Урман утырту көне” республика акциясендә катнашты. Тәрбияче Токранова В.Н. белән бакча биләмәсендә агачлар утырттылар.
29 апрель көнне «Гаилә бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында, Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Шиһапова Ф. Р., Куш Елга авылы китапханәчесе Әхмәтҗанова Р. М. белән берлектә, өйдә социаль хезмәтләр алучы Кәримә апа Закированы 9 май- Җиңү көне белән котладылар. Очрашу җылы мохиттә узды. Иртә таңнан караңгыга кадәр басуда ничек эшләүләре, ачлык, ялангачлык турында Кәримә апа үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Сугышта җиңү өчен көрәшкән әтисе һәм абыйсы турында да искә төшерде. Олы яшьтә булуына карамастан, Кәримә апа тулы канлы тормыш белән яши, авыл һәм район яңалыклары белән кызыксына. Роза Михайловна алып килгән китаплар да анда зур кызыксыну уятты. Бернигә дә карамыйча, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ятимнәре хәзер дә рух ныклыгын югалтмыйлар. Ә аларның эчке энергиясе яшь буын өчен үрнәк булып тора. Без исә, Кәримә апага саулык сәламәтлек теләп, аның кебек барлык тыл ветераннарына да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, авыр хезмәтегез алдында баш иябез!