27 апрель көнне Түбән Биш гомуми белем бирү мәктәбендә Экояз конкурсы һәм "Язгы игелек атнасы" Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында, "Экологик уикенд" узды. Чара барышында 8 сыйныф укучылары петуния чәчәкләрен теплицага күчереп утырттылар, 6-7 сыйныф укучылары мәктәп территориясен тәртипкә китерделәр.