«Аленка» балалар бакчасында «Яшел балалар бакчасы» экологик акциясе үтте

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе
«Аленка» балалар бакчасы мәйданчыгын яшелләндерү өчен, анда «Яшел балалар бакчасы» акциясе игълан ителде. Акциядә педагоголар белән бергә анда тәрбияләнүче балаларның ата-аналары да актив катнашты. Алар үзләре белән балалар бакчасына чәчәк орлыклары алып килделәр. Балалар орлыкларны савытка утыртып аңа су сиптеләр, кадерләп карадылар һәм беренче шытымнарын күреп бик сөенделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсентеләр үстерү мавыктыргыч эш булып тора. Моннан тыш, балалар үсемлекләрнең артуы һәм үрчүе өчен яктылык, җылылык һәм туфракның әһәмияте зур булуына да төшенәләр. Тиздән балалар бакчасы мәйданчыгы яңадан матур чәчәк түтәлләре белән сөендерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International