Шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә

2019 елның 26 апреле, җомга
Бүген "Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе” муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән территорияләрне җыештырдылар. Алар газоннардагы иске үләннәрне җыйдылар, бордюр һәм баскычларны буядылар, чәчәк түтәлләрен чистарттылар, тиздән биредә матур чәчәкләр утыртачаклар. Районда территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International