26 нчы апрельдә “Урман моңы” балалар бакчасында “Исәнме урман, исәнме, табигать анабыз!” дип исемләнгән экологик викторина үтте. Бу чараның максаты балаларга экологик тәрбия бирү, урман турында белемнәрне ныгыту, табигатькә сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Бүген алган белемнәрен алар киләчәктә дә куллана белерләр дип ышанып калабыз.