27 апрельдә Зәйдә ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе үткәрелде, аның кысаларында 6 меңгә якын агач утыртылды. Урман массивында яңа үсентеләр барлыкка килде. Чара «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ тарафыннан яшьләр катнашында оештырылды. Зәй-2 яр буе территориясендә чыршылар утыртуда район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, шулай ук район Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре, депутатлар корпусы, Зәй-2 муниципаль казна учрежденияләре хезмәткәрләре, волонтерлар һәм 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары катнашты.