Бүген видеоконференция режимында, республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Экояз -2019» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. Президент Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә кече архитектура формасы – балалар уен мәйданчыгы алуга сертификатлар, шулай ук кубок һәм дипломнар тапшырды. Җиңүчеләр арасында Зәй муниципаль районы да бар. Лаеклы бүләкне Татарстан Президенты кулыннан район башлыгы Разиф Кәримов алды. “Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче, Түбән Кама районы – икенче, Зәй районы – өченче призлы урынны алды. «Үзәге шәһәр тибындагы поселок, авыл статусында булган иң яхшы муниципаль район» категориясендә Биектау районы – беренче, Саба районы – икенче, Алексеевск районы – өченче урынга лаек булды.«Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә Казан беренче, Чаллы – икенче урынга чыкты.
Бүген Зәйдә "Терлек азыгы әзерләү чорында район ветеринария лабораторияләренең эше" темасына киңәйтелгән республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов катнашты. Семинарда катнашучыларны район башлыгы сәламләде һәм район икътисады һәм аның үсеш өстенлекләре белән таныштырды. Республиканың ветеринария хезмәтләре белгечләре терлек азыгын һәм терлекчелек биналарын кышкы чорга әзерләү, терлек азыгының сыйфатын лаборатор тикшерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинар барышында шулай ук район ветеринария лабораторияләре эшенә анализ ясалды. Практик өлеш Поручик авылы басуында узды. Әлеге чарада иң яхшы хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды.
Бүген, 30 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Төзүче " стадионында 2006 елгы «Б» дивизионының яшүсмерләр командалары арасында, футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды, анда Зәй шәһәренең «Барс» командасы һәм Яр Чаллы шәһәренең «Компонент-Төзүче» командасы очрашты. Очрашу Зәй муниципаль районы командасы җиңүе белән 3:0 исәбе белән тәмамланды. (Команданың тренеры Бикмеев Ринат Рәисович).
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы үзәге һәм "Агрокөч" АҖ белгечләре составындагы комиссия, бер үк вакытта азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итә башлады. Чәчүлекләрнең һәм азык әзерләү техникасының торышы бал системасы буенча бәяләнәчәк. Районда терлек азыгы әзерләү буенча 4 отряд бар. Барлык техника да югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Чәчүлекләрне тукландыру һәм үсемлекләрне саклау буенча барлык агротехник чаралар уздырылды. Уртача үсемлекләр саны 1 м2-450-600 данә. Вакытында явылган яңгырлар һәм җылы һава торышы бөртекле һәм азык культураларыннан югары уңыш алырга ярдәм итә.
29 нчы майда Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов җитәкчелегендә, шулай ук «Теплосервис» ҖЧҖ, Зәй ГРЭСы «Татэнерго» АҖ, Башкарма комитетының мәгариф, яшьләр эшләре, физик культура, спорт һәм туризм һәм мәдәният идарәсе, шәхси милекчеләр ширкәте вәкилләре катнашында 2019/2020 елгы ягу сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2019/2020 ел җылылык сезонына ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләрне, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны җылылык сезонына әзерләү, хезмәт күрсәтүче оешманың ягу сезонына әзерлеге буенча алып барыла торган эшләре турында мәсьәләләр каралды.
28 май көнне Зәй шәһәрендә "Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларын үтәү һәм туклануны оештыруга йомгак ясау",- темасына семинар - киңәшмә узды. Анда мәктәп яны лагерьларында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялына әзерлек, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә санитар-гигиена чараларын үтәү һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәү, пешекчеләр һәм кухня хезмәткәрләре өчен тест контролен үткәрү, мәктәп яны лагерьларына азык-төлек продуктлары кертү, 2018-2019 уку елында мәктәп туклануы эшен оештыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсы нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында беренче урынны- 6нчы мәктәп, икенче урынны 7нче мәктәп ашханәсе алды. Киңәшмә Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Нәсибуллин Ринат Миңнулла улы ярдәмендә үткәрелде, анда шулай ук Яр Чаллы шәһәре «Мәктәп туклану» ҖЧҖ генераль директоры Гусева Валентина Порфирьевна, шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алчина Наталья Александровна катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар мәктәп яны лагерьларында туклану эшен оештырганда санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү буенча күрсәтмәләр алдылар.