ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

25 майда Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында «Каравон – 2019 " рус халык бәйрәме узды. Фестивальдә «Ивушка» («шәһәр мәдәният йорты»), «Злато» («Энергетик «мәдәният йорты) вокаль ансамбльләр катнашты. Матур чыгышлары һәм бәйрәмдә актив катнашканнары өчен, коллективлар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грамоталары белән бүләкләнделәр.


27
май, 2019 ел
дүшәмбе
Бу көн китап белгечләре өчен генә түгел, һәр укучы өчен дә зур бәйрәм. Китапханәчеләр укучыларга мәгърифәт нуры тарата, аларда китапка ихтирамлы караш һәм белемгә омтылыш тәрбияли. Бәйрәм көнне Үзәк балалар китапханәсендә китапханәчеләр урынында дублёрлар эшләде. Алар шәһәребезнең 8 сыйныф укучылары Бирюкова Аделина, Ермолаева Полина, Ишимова Олеся – китапханәбезнең актив укучылары. Балалар кечкенәләргә китап сайларга ярдәм иттеләр, кабул ителгәннәрен тәртипләп киштәләргә урнаштырдылар. Каталоглар, электрон рәвештә укучыларга китап, бердәм укучы билеты бирү белән таныштылар, кыскасы, яңа рольдә үзләрен бик яхшы тоттылар. Китап укучыларга, үз яшьтәшләренең аларга хезмәт күрсәтүе бигрәк тә ошады. Китапханә бит ул аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, монда рухи һәм мәдәни тормыш кайный. Шушы мохитта булып, аның кайбер нечкәлекләренә тирәнтен төшенгәннән соң бәлки дублёр булу – балаларда бу өлкәгә кызыксыну көчәеп аларга алга таба шул һөнәрне сайлау теләге уяныр. Күренекле язучы, мәсьәлләр авторы И.А. Крыловта китапханәче булган. Авторга багышланган әдәби һәм конкурслы уеннар, түгәрәк өстәл артында узган мастер-класс та бик күңелле узды.
27 май көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Көн тәртибе буенча оператив хәлләр, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат, 2019 елның 1 кварталында Зәй РҮХ эшчәнлеге һәм 2019 елның калган чорына бурычлар турында, 2019 елның 1 кварталында «ЖилЭнергоСервис-Зәй» ҖЧҖ эше нәтиҗәләре һәм 2019 елның калган чорына бурычлар каралды. Шулай ук контроль мәсьәләләр буенча - санитар-экологик икеайлык үткәрү һәм Агросәнәгать паркы эше турында мәгълүмат тыңланды. Район башлыгы боерыклары беркетмә нигезендә рәсмиләштерелде һәм контрольгә алынды.
Бүген Татарстанда һәм Зәй муниципаль районында инде бишенче тапкыр үткәрелә торган "Әти-әниләрне, якыннарыңны яздыр" акциясе узды. Разиф Галиевич Кәримов «Яңа Зәй» һәм «Зэй офыклары» район газеталарына иң актив язылучыларның берсе. Аның сүзләренә караганда, интернет гасырында ул басма чыганакларга тугры кала һәм барысын да - беренче һәм соңгы битенә кадәр җентекләп укый. Якын кешеләр турында онытмагыз, аларга бүләк ясагыз: җирле һәм республика басмаларына язылыгыз. Исегездә тотыгыз, күпләр - ата-аналар, өлкәннәр интернеттан файдаланмый. Яңалыкларны тараткан бердәнбер чыганак- басма чыганаклар. Акцияне район җитәкчеләре дә бертавыштан хуплады.

27 майдан 30 майга кадәр “Зәй киренке эш үзәге базасында "Челтәр оешмаларында киеренке эш ысулларын гамәлгә кертү" темасына Бөтенроссия семинары узачак. Семинарда катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов сәламләде. Ул кунакларны районның икътисады белән таныштырды һәм аларга укуларында уңышлар теләде. Семинар эшендә Россиянең 23 төбәгеннән РОССЕТИ ҖАҖ вәкилләре катнаша. Чара программасында Россиядә бердәнбер киеренке эшләр өчен белгечләр әзерләү үзәген тәкъдим итү, үзәк полигоннарында һәм Зәй РЭСы җиһазларында гамәли эшләр күрсәтү эшләре каралган.

23-25 май көннәрендә Питрәчтә билбау көрәше буенча, ирекле һәм классик стильдә Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар: хатын-кызлар, классик стиль: 66кг авырлык категориясендә.: 1 урын – Мөбәрәкшина Гөлия, 76кг. авырлык категориясендә: 1урын-Бусова Екатерина, 76кг.нан артык үлчәү категориясендә:1 урын - Сәлихова Регина, 76 кг авырлык категориясендә: 2 урын - Романова Ольга, 58кг авырлык категориясендә: 3 урын - Батаева Светлана. Ир-атлар, классик стиль, 90кг. авырлык категориясендә :1 урын - Хәйретдинов Альберт, 100 кг. авырлык категориясендә: 1 урын - Әхмәтшин Ренат, 82кг. авырлык категориясендә: 2 урын – Гәбдрәшитов Азат, 75кг. авырлык категориясендә: 3 урын - Сафин Артур,100 кг. нан артык авырлык категориясендә: 3 урын - Фазылов Айнур. Ир - атлар, ирекле стиль: 100 кг.нан артык авырлык категориясендә: 2урын - Сәлахов Радик, 100 кг. га кадәр авырлык категориясендә:3урын-Сәхәбиев Альберт.


26
май, 2019 ел
якшәмбе
Бүген 26 майда Бердәм алдан тавыш бирү көнендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә урнашкан 16.026.04 хисап участогында беренчеләрдән булып тавыш бирде.
26 майда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау буенча кандидатлар өчен алдан тавыш бирү булачак. Зәй районында тавыш бирү-10 хисап участогында уза, 4се- шәһәрдә, 6сы- районда эшли.

25
май, 2019 ел
шимбә
2019 елның 25 маенда Зәй муниципаль районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 553 укучы һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаган 177 укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шәһәрнең 2 нче мәктәбенә Соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкага чыгарылыш сыйныфларны тәбрикләргә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алчина Наталья Александровна, шулай ук «Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ТПП генераль директоры урынбасары Нефедов Н.В. килделәр.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Икътисади советның чираттагы утырышын үткәрде. Анда «Татэнергосбыт» АҖ нең Кама бүлеге Зәй районы филиалының 2018 ел, 2019 елның 1 кварталы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнары каралды. Доклад белән клиентларга хезмәт күрсәтү буенча участок башлыгы – Зәй офисы җитәкчесе Руслан Хәҗипов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International