Бүген видеоконференция режимында, республика киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Экояз -2019» конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. Президент Рөстәм Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә кече архитектура формасы – балалар уен мәйданчыгы алуга сертификатлар, шулай ук кубок һәм дипломнар тапшырды. Җиңүчеләр арасында Зәй муниципаль районы да бар. Лаеклы бүләкне Татарстан Президенты кулыннан район башлыгы Разиф Кәримов алды. “Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче, Түбән Кама районы – икенче, Зәй районы – өченче призлы урынны алды. «Үзәге шәһәр тибындагы поселок, авыл статусында булган иң яхшы муниципаль район» категориясендә Биектау районы – беренче, Саба районы – икенче, Алексеевск районы – өченче урынга лаек булды.«Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә Казан беренче, Чаллы – икенче урынга чыкты.