Өйдән чыкмый гына эш эзләү: Зәй районында электрон мөрәҗәгатьләр саны арты

2019 елның 28 мае, сишәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә мөрәҗәгатьләрнең 42% электрон формада кабул ителгән. 2019 елның 5 аенда мәшгульлек хезмәтенә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша 118 гариза юлланган. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хезмәт базарындагы хәл буенча мәгълүмат алуга туры килә. Шулай ук зәйлеләр эш эзләүдә ярдәм итүгә, вакытлыча эш оештыруга, һөнәри белем алуга гаризаларны электрон формада юллый. “Гаилә сәбәпләре буенча мәшгульлек үзәгенә килүне кичектереп килдем. Белгечләргә шалтыраткан идем, алар миңа гаризаны интернет аша җибәрергә мөмкинлек барлыгы хакында әйтте. Үзәккә килү мәҗбүри булмаган икән”, - дип дәүләт хезмәтләре порталының өстенлекләрен бәяли гражданин А. Кирәкле хезмәтне алу өчен uslugi.tatarstan.ru порталындагы исемлектән “Хезмәт һәм мәшгульлек” юнәлешен табарга, кирәкле сервисны һәм яшәгән җирлектәге мәшгульлек үзәген сайларга кирәк. Шулай ук мобиль кушымтадан файдаланырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International