Бүген Зәйдә "Терлек азыгы әзерләү чорында район ветеринария лабораторияләренең эше" темасына киңәйтелгән республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов катнашты. Семинарда катнашучыларны район башлыгы сәламләде һәм район икътисады һәм аның үсеш өстенлекләре белән таныштырды. Республиканың ветеринария хезмәтләре белгечләре терлек азыгын һәм терлекчелек биналарын кышкы чорга әзерләү, терлек азыгының сыйфатын лаборатор тикшерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Семинар барышында шулай ук район ветеринария лабораторияләре эшенә анализ ясалды. Практик өлеш Поручик авылы басуында узды. Әлеге чарада иң яхшы хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды.