Зәйдә вакансияләр ярминкәсе узачак

2019 елның 31 мае, җомга
5июнь көнне сәгать 10да Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Чарада “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою,автомобиль,пресс-рам заводлары,“Зәй кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧҖ, “Орман Логистика” ҖЧҖ, “Болгарпиво” ААҖ, “Зәй-икмәк” ҖЧҖ, “Россия тимер юллары” ААҖ катнашачак. Эш бирүчеләр вакансияләр тәкъдим итәчәк, хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турында мәгълүмат бирәчәк. Эш эзләүчеләр әңгәмә уза һәм эшкә урнашу өчен анкеталар тутыра алачак. Ярминкә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча узачак. Төгәлрәк мәгълүматны8(85558)7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International