Зәйдә белем бирү учреждениеләрендә санитар-эпидемиологик иминлек мәсьәләләре буенча семинар - киңәшмә узды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

28 май көнне Зәй шәһәрендә "Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә санитар-гигиена һәм эпидемиягә каршы чараларын үтәү һәм туклануны оештыруга йомгак ясау",- темасына семинар - киңәшмә узды. Анда мәктәп яны лагерьларында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялына әзерлек, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә санитар-гигиена чараларын үтәү һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәү, пешекчеләр һәм кухня хезмәткәрләре өчен тест контролен үткәрү, мәктәп яны лагерьларына азык-төлек продуктлары кертү, 2018-2019 уку елында мәктәп туклануы эшен оештыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. «Иң яхшы мәктәп ашханәсе» конкурсы нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында беренче урынны- 6нчы мәктәп, икенче урынны 7нче мәктәп ашханәсе алды. Киңәшмә Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Нәсибуллин Ринат Миңнулла улы ярдәмендә үткәрелде, анда шулай ук Яр Чаллы шәһәре «Мәктәп туклану» ҖЧҖ генераль директоры Гусева Валентина Порфирьевна, шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алчина Наталья Александровна катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар мәктәп яны лагерьларында туклану эшен оештырганда санитария-эпидемиология таләпләрен үтәү буенча күрсәтмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International