ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мөрәҗәгать итте.

4 июньдә шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясының иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Рамазан ае тәмамлануга, шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды, изге тәкъбирләр яңгырады. Иртән йөзләгән кеше Т. Ялчыгол исемендәге Үзәк шәһәр мәчетенә бәйрәм намазына җыелды. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов та килгән иде. Район башлыгы чарага җыелучыларны котлады һәм районыбыз мөселманнарының киләчәктә дә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуына, туган район һәм республикабызның чәчәк атуына үз өлешләрен кертәчәгенә ышанычын белдерде. Татарстан мөфтие исеменнән котлау сүзләрен Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин җиткерде. Бәйрәм вәгазеннән соң барысы да күмәк намазга бастылар, аннан соң дин тотучыларны традицион рәвештә плау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Мәчеттә балалар өчен Ураза гаете уңаеннан зур хәйрия бәйрәме узды. Чара тәмамланганнан соң мөселманнар бәйрәмне гаиләләре даирәсендә дәвам итәр өчен, туганнары, якыннары белән өстәл табыннары артында җыелыштылар.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе
Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм. Һәр мөселман кешесе өчен Рамазан - шәфкатьлелек, игелек һәм бер-беребезгә карата рәхим-шәфкать күрсәтү һәм игелек кылу ае. Ураза гаете - берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр рухи чисталыкка һәм яңарышка омтыла, үз гамәлләреңнең мәгънәсен аңлап яшәү киләчәккә өмет тудыра, бер-береңне яхшырак аңларга ярдәм итә. Кылган игелекле гамәлләребез рухи гармонияне арттырсын, ә шәфкатьлелек, изгелек һәм юмартлык кебек кыйммәтләр исламның гуманистик, әхлакый нигезләренең иң яхшы үрнәге булсын. Барыгызга да чын йөрәктән игелек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!

“Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында "Балалар илне сүрәтли" район рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының "Кояшкай" балалар бакчасы һәм "Күкчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурска балалар иҗади яктан килделәр. Рәсемнәр бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Жюрига иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады. Нәтиҗәдә 20 эш яхшы башкарылган дип табылды. Җиңүчеләрне  партиянең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Флорида Әхмәтвәлиева котлады: «Сезне конкурста лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагында биегерәк үрләргә ирешергә язсын, алга табада конкурсларда актив катнашуыгызны телим!». Партиянең җирле бүлегеннән яшь рәссамнарга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсның төп бурычы, гадәттәгечә, кече яшьтәге балаларны рәсем сәнгате аша үз карашын чагылдыруына ирешү,- дип билгеләп үтте Зәй җирле бүлегендә “Балалар илне сүрәтли" партия проекты координаторы Зәй шәһәре депутаты Рәсил Әгъләмов.

1 июнь көнне Зәй районы укучылары балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү программасы кысаларында эшкә кереште. Быел җәй алар йорт алды лагерьларында әйдаман, яшелләндерерүче һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы булып эшли алачак. Балалар хезмәтен оештыру белән Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм “Татэнерго” АҖ – Зәй ДРЭСе белән берлектә шөгыльләнә. Июнь дәвамында эшләячәк беренче төркемгә 74 бала керде. Аларның 54ен идарә, 20сен – Зәй дәүләт район электр станциясе кабул итте. Укучыларның эш көне хезмәт урынындагы тәртип, эш үзенчәлеге һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырудан башланды. Балалар кыскартылган график буенча эшли. Хезмәт хакын оешма-предприятие эш сәгатеннән һәм күләменнән чыгып, әмма хезмәт хакының минималь суммасыннан түбән булмаган күләмдә түли. Исегезгә төшерәбез, Татарстан икътисадының бюджет булмаган секторы өчен ул 12000 сум, ә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен – 11280 сум тәшкил итә. Халык мәшгульлеге үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләр 1500 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм алачак. Хәзер июль һәм августка исемлек төзелә. Халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева сүзләренчә, балалар өчен җәйге хезмәт популярлаша бара. “Бер яктан яшүсмерләр хезмәт белән таныша, икенче яктан – акча эшли”, - ди ул. Быел җәй 250дән артык баланың мәшгульлеген оештырырга планлаштырыла.
Балаларны яклау көне - бик күңелле бәйрәм. Ул безгә, өлкәннәргә, балалар күңеленең чисталыгы, ихласлыгы һәм беркатлыгы турында искә төшерү өчен уйлап чыгарылган. Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү кысаларында, ведомствоара социаль патронажда һәм ведомство учетында торучы 30 гаиләдән торган балалар һәм ата-аналар өчен Т. Ялчыгол скверы социаль участогында бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм “Космос” “Киноучреждение” МБУ вәкилләре белән берлектә оештырылды. Педагоглар, психологлар һәм белгечләр бәйрәм социаль-анимация программасы әзерләделәр. 2 сәгать дәвамында балалар күңелле клоун Ирия, шулай ук “Свинка Пеппа” һәм “Angrybirds” мультфильмнары геройлары белән конкурсларда катнаштылар, “Сабын куыклары”тамашасын карадылар, “Химик тамаша”да катнаштылар, үз куллары белән шарлардан “Эт”, “Кылыч”, “Ромашка” ясадылар. Балалар арасында “Аквагрим” остаханәсе зур популярлык казанды. Соңыннан балалар һәм ата-аналар өчен “Тайная жизнь домашних животных 2” мультипликацион фильмы күрсәтелде. Чара ахырында бәйрәмгә килгән һәр балага татлы бүләк тапшырылды. Бәйрәмне үткәрү өчен кирәкле җиһазлар биреп, шәхси эшмәкәр Андреева Алесия бик зур ярдәм күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булды. Алда балаларның җәйге каникуллары, һәм әлеге чараны җәйге ялларның матур башлангычы дип санарга мөмкин.
1 июнь көнне «Энергия» стадионында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «ГТО геройлары ярышы» (ГТО элементлары белән катнаш эстафета) спорт чарасы узды. Ярышларда шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты: 2 нче мәктәп, 4 нче мәктәп, 7 нче мәктәп һәм «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе». Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын-татар гимназиясе командасы, 2 урын-4нче мәктәп командасы, 3 урын-7нче мәктәп командасы, 4 урын-2нче мәктәп командасы. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр, барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.
3 июньдә "Күңелле җәй" балалар ишегалды лагере һәм "Легенда 17" педагогик отряды эшли башлады. Мәйданчыклар эш көннәрендә, бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш, 14:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Балаларны хәрәкәтчән, интеллектуаль уеннар, флешмоблар һәм башка бик күп нәрсәләр көтә. Лагерьга 4 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар йөри ала. Өстәмә мәгълүматны сез 8.904-674-80-00, 8.904-666-95-75 телефоннары буенча белә аласыз.

Быел җәй беренче тапкыр Зәй муниципаль районында Мәдәният елы кысаларында, «Ачык һавада мәдәни Зәй " фестивале узды. Фестиваль 2019 елның 29 маеннан 1 июненә кадәр, Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән үтте. Чараны оештыручылар булып «Балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе, “Энергетик”мәдәният йорты булды. Фестивальнең музыкаль программасы төрле жанрларны үз эченә алды. Р. Ш. Фәрдиев исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Визит» джаз оркестры (Яр Чаллы шәһәре, җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Завьялов), «Әлмәт» камера оркестры (Әлмәт шәһәре, җитәкчесе Әлмәт музыка көллияте укытучысы Юлия Страхова), урам театры спектакле (Әлмәт шәһәре, җитәкчесе Гөлназ Ханнанова), шигърият сөючеләр өчен «Музыка һәм әдәбият» концерты. Концертта катнашучылар "Зәйгә мин бу юлларны бүләк итәм” шигырь конкурсында катнашучылар. Фестиваль 4 көн эчендә 800дән артык кешене җыйды. «Ачык һавада мәдәни Зәй» шәһәр халкына онытылмаслык һәм якты тәэсирләр бүләк итте.


1
июнь, 2019 ел
шимбә
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов йорт яны территорияләрен карап чыкты. Тикшерү барышында йорт яны территорияләрен чүп-чардан арындыру, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм буяу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район җитәкчелеге тарафыннан әлеге юнәлештә эшне көчәйтү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International