Зәйдә МКУ җитәкчеләре катнашында территорияләрне төзекләндерү буенча киңәшмә үтте

2019 елның 29 мае, чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов район МКУ җитәкчеләре катнашында территорияләрне төзекләндерү буенча киңәшмә үткәрде. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде: ведомство карамагындагы мәгариф оешмалары, шәһәр мәдәният учреждениеләре, спорт һәм яшьләр объектлары территорияләрен төзекләндерү. Мәгълүмат белән мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Н.А. Алчина, мәдәният идарәсе башлыгы С. Ю. Ревина, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы В. А. Смирнов, район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Л. Г. Федотова чыгыш ясады. Һәр учреждениегә якын-тирә территорияләрне төзекләндерү буенча бурычлар куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International