Зәйдә Ураза бәйрәме үтте

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

4 июньдә шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясының иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Рамазан ае тәмамлануга, шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды, изге тәкъбирләр яңгырады. Иртән йөзләгән кеше Т. Ялчыгол исемендәге Үзәк шәһәр мәчетенә бәйрәм намазына җыелды. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов та килгән иде. Район башлыгы чарага җыелучыларны котлады һәм районыбыз мөселманнарының киләчәктә дә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуына, туган район һәм республикабызның чәчәк атуына үз өлешләрен кертәчәгенә ышанычын белдерде. Татарстан мөфтие исеменнән котлау сүзләрен Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин җиткерде. Бәйрәм вәгазеннән соң барысы да күмәк намазга бастылар, аннан соң дин тотучыларны традицион рәвештә плау һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Мәчеттә балалар өчен Ураза гаете уңаеннан зур хәйрия бәйрәме узды. Чара тәмамланганнан соң мөселманнар бәйрәмне гаиләләре даирәсендә дәвам итәр өчен, туганнары, якыннары белән өстәл табыннары артында җыелыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International