Зәй районында балалар эшкә кереште

2019 елның 3 июне, дүшәмбе
1 июнь көнне Зәй районы укучылары балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү программасы кысаларында эшкә кереште. Быел җәй алар йорт алды лагерьларында әйдаман, яшелләндерерүче һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы булып эшли алачак. Балалар хезмәтен оештыру белән Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсе һәм “Татэнерго” АҖ – Зәй ДРЭСе белән берлектә шөгыльләнә. Июнь дәвамында эшләячәк беренче төркемгә 74 бала керде. Аларның 54ен идарә, 20сен – Зәй дәүләт район электр станциясе кабул итте. Укучыларның эш көне хезмәт урынындагы тәртип, эш үзенчәлеге һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырудан башланды. Балалар кыскартылган график буенча эшли. Хезмәт хакын оешма-предприятие эш сәгатеннән һәм күләменнән чыгып, әмма хезмәт хакының минималь суммасыннан түбән булмаган күләмдә түли. Исегезгә төшерәбез, Татарстан икътисадының бюджет булмаган секторы өчен ул 12000 сум, ә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен – 11280 сум тәшкил итә. Халык мәшгульлеге үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләр 1500 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм алачак. Хәзер июль һәм августка исемлек төзелә. Халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева сүзләренчә, балалар өчен җәйге хезмәт популярлаша бара. “Бер яктан яшүсмерләр хезмәт белән таныша, икенче яктан – акча эшли”, - ди ул. Быел җәй 250дән артык баланың мәшгульлеген оештырырга планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International