Зәйдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «ГТО геройлары ярышы» спорт чарасы узды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе
1 июнь көнне «Энергия» стадионында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «ГТО геройлары ярышы» (ГТО элементлары белән катнаш эстафета) спорт чарасы узды. Ярышларда шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты: 2 нче мәктәп, 4 нче мәктәп, 7 нче мәктәп һәм «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе». Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын-татар гимназиясе командасы, 2 урын-4нче мәктәп командасы, 3 урын-7нче мәктәп командасы, 4 урын-2нче мәктәп командасы. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр, барлык катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International