Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2019 ел
шимбә
Район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне Сабантуй белән котлый!
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән иң гүзәл милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлыйм! Сабантуй бүген чын мәгънәсендә гомумхалык бәйрәменә әверелеп, милли традицияләрне гасырлар дәвамында саклап һәм үстереп килеп, үзенә халкыбызның иң яхшы сыйфатларын – игелеклелек, тормыш шатлыгы, хезмәт сөючәнлек кебек асыл сыйфатларны туплаган. Сабантуй ул табигатьнең яшәрүе, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы, киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы символы, халкыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Тынычлык һәм игелеклелек идеалларын гәүдәләндереп, халыклар культурасының үзара баюына ярдәм итеп, Сабантуй бүген дуслык, иминлек тантанасына әверелде. Зәйлеләр быел да милли бәйрәмебезгә ныклы әзерлек белән килделәр. Районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыктылар – булачак уңышка нигез салдылар. Бүген матур булып тишелеп чыккан, чиста уҗым басулары күзләрне иркәли. Бу киләчәккә ышаныч һәм өметне уята. Без теләсә нинди шартларда да икмәк үстерүгә сәләтле авыл хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре һәм үҗәтлекләре өчен рәхмәтле. Без крестьянның хезмәтен, иң мөһиме, тормыш символы – икмәкне зурлыйбыз! Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сабантуй сезгә онытылмас һәм якты мизгелләр бүләк итсен, һәркемгә оптимизм, милли традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерүгә яңа көч бирсен, республикабыз, районыбыз иминлеге, ныклыгы өчен игелекле эшләргә рухландырсын.
7
июнь, 2019 ел
җомга
Зәй - 2 дә халык күңел ачулары узды
7 июнь көнне Зәй - 2 номерлы белем бирү мәктәбе стадионында халык күңел ачулары узды. Бәйрәм кысаларында традицион рәвештә көрәш, аркан тарту һәм гер спорты буенча ярышлар узды. Көрәш буенча ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. 70 кг.га кадәр авырлыкта 1 урын – Хәйруллин Илнар, 2 урын – Хәмидуллин Зөлфәт, 3 урын – Бояров Евгений, 70 кг. нан артык авырлыкта 1 урын – Сәлахов Радик, 2 урын – Хәмидуллин Руслан, 3 урын – Әхмәтшин Айнур, хатын – кызлар арасында 1 урын – Бусова Екатерина, 2 урын – Романова Ольга, 3 урын-Салихова Регина. Салахов Радик абсолют батыр булды.
Зәйлеләр балаларның җәйге ялы буенча сорауларын "Кайнар линия"гә бирә ала
5 июньнән 19 июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында балалар ялы мәсьәләләре буенча "кайнар линия” эше оештырылды. Зәй районында "Кайнар линия” телефоны (88558) 7-22-09, 7-28-88.
6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Зәйдә янгын сүндерүчеләрнең республика ярышлары узды
Зәйдә №41 янгын часте территориясендә ТР Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең килешү бүлекчәләре арасында газ һәм төтеннән саклау хезмәтенең республика ярышларының финалы узды. Газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында ярышлар хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алуга багышланган иде. Җиңү өчен көрәшергә Татарстанның 5 шәһәреннән 8 команда җыелды: Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Зәй.
Россия Федерациясе Хөкүмәте «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» буенча дәүләт программасын раслады
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2025 елга кадәр чорга эшләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын кабул итте, дип хәбәр итә. Искәртеп узабыз, Дәүләт программасы авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эш белән тәэмин ителешен яхшыртуга, илебез халкы санында аның өлешен саклап калуга, су белән тәэмин итү системаларын, элемтә чараларын, телекоммуникацияләрне үстерүне дә кертеп, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга, газлаштыру дәрәҗәсен арттыруга, мәгариф һәм сәламәтлек саклау юнәлешләре буенча социаль хезмәтләрдән файдалануны арттыруга, шулай ук юл нфраструктурасы сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар башкаруны күздә тота. Дәүләт программасында авыл территорияләрендә торак сатып алу һәм төзү максатларына 3%ка кадәр ставка буенча, авыл йортларын заманлаштыру өчен инженерлык җайланмаларын сатып алу максатларына 5%ка кадәр ставка буенча ташламалы кредит алуның, яңа инструментларын гамәлгә кертү карала, шулай ук инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм аларга тоташтыру өчен авыл территорияләрендә үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшкуарларга һәм оешмаларга 5%ка кадәр ставка буенча кредит бирү күздә тотыла, бу әле авылда яңа эш урыннары булдыруга да ярдәм итәчәк. Куелган максатларны тормышка ашырганда авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күпкә яхшыртырга мөмкин булачак. Каралган чаралар АПК предприятиеләре хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә, һөнәри эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә, авыл торак пунктларының барлык кешеләре өчен эшләнәчәк. Шул ук вакытта алар барысы да чаралардан һәм программа проектыннан отачаклар гына. «Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт программасын әзерләү буенча шактый зур эш башкарды, 133 мең авыл торак пунктының торышы анализланды, аларда 37 миллион кеше яши. Аны эшләүдә төбәкләр, эксперт һәм эшлекле бергәлекләр турыдан-туры катнашты. Җәмәгатьчелекнең, бизнесның һәм хакимиятнең активлыгы Дәүләт программасын гамәлгә ашырганда да кирәк булачак, чөнки алар инициатива күрсәтергә тиеш, ә кече авыл торак пунтлары өчен өстенлекле проектлар буенча тәкъдимнәр урыннарда җыелачак», - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев. Дәүләт программасы 2020 елдан эшли башлаячак – февральдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары белән кирәкле чараларны һәм аларны финанслау күләмнәрен күздә тотучы финал килешүләрен төзүне планлаштыра.
Гражданнарны кабул итү
11 июньдә 15.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Гражданнарны кабул итүдә комиссия белгечләре катнашачак: аның составына суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, прокуратура, хакимият һәм социаль яклау вәкилләре кергән. Кабул итүгә алдан язылу эш сәгатьләрендә (8-85558) 7-07-66, 3-41-31 телефоннары буенча башкарыла.
5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе
Зәйдә юбилярны котладылар
Бүген 5 июньдә Зәй шәһәрендә яшәүче Геннадий Васильевич Романов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е. В. Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре котлады.
Зәйдә ТРсы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары
Бүген Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы Зәй районына эшлекле визит белән килде.
Зәйдә “Вакансияләр ярминкәсе” узды
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә чираттагы вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою, Автомобиль, Пресс-рам заводлары,“Зәй кирпеч заводы” ҖЧҖ, “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧҖ, “Болгарпиво” ААҖ, “Россия тимер юллары” ААҖ катнашты. Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 61вакансия буенча 434 эш урыны тәкъдим ителде. Аларны шулай ук хезмәт шартлары һәм эшкә алынучыларга таләпләр, медицина тикшерүе узу һәм башка мәгълүмат белән таныштырдылар. Эш эзләүчеләр арасында төрле яшьтәге гражданнар бар иде. Ярминкәдә эш таба алмаган гражданнарга Зәй халык мәшгульлеге үзәге базасында булган вакансияләр тәкъдим ителде, белгечләр “Россиядә эш” порталы мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Ярминкәгә эш эзләп 28 кеше килде, аларның 5се даими эшкә юллама алды. Ачык вакансияләр буенча хезмәткәрләр туплау дәвам итә. Тулырак мәгълүматны Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә 8(85558) 7-15-43 телефоны аша алырга мөмкин.
Зәйдә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узды
Бүген хакимиятнең зур залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов мөрәҗәгать итте.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз