“Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында "Балалар илне сүрәтли" район рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының "Кояшкай" балалар бакчасы һәм "Күкчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурска балалар иҗади яктан килделәр. Рәсемнәр бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Жюрига иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады. Нәтиҗәдә 20 эш яхшы башкарылган дип табылды. Җиңүчеләрне партиянең Зәй җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Флорида Әхмәтвәлиева котлады: «Сезне конкурста лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагында биегерәк үрләргә ирешергә язсын, алга табада конкурсларда актив катнашуыгызны телим!». Партиянең җирле бүлегеннән яшь рәссамнарга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсның төп бурычы, гадәттәгечә, кече яшьтәге балаларны рәсем сәнгате аша үз карашын чагылдыруына ирешү,- дип билгеләп үтте Зәй җирле бүлегендә “Балалар илне сүрәтли" партия проекты координаторы Зәй шәһәре депутаты Рәсил Әгъләмов.