ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе
23 июнь көнне Минзәлә шәһәренең «Олимп» стадионында 1 лига ир-ат командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды. Анда Минзәлә шәһәренең «Минзәлә» һәм Зәй шәһәренең «Барс» командалары очрашты. Уен «Барс» командасы файдасына 4: 1 исәбе белән тәмамланды. Команданың тренеры Халиков И. Р.
23 июнь көнне Мирный бистәсе Каенлыгында узган Сабантуйда төрле районнар милли ихаталар корып, республикабызда яшәүче күпмилләтле халыкның көнкүрешен чагылдырган тирмәләрдә бәйрәмгә үзенчәлек өстәде быел. Зәй районы анда керәшен милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте.

22
июнь, 2019 ел
шимбә
78 ел элек-1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Безнең әти-бабаларыбыз ил азатлыгы өчен гаять зур канкойгыч көрәшкә кузгалалар. Җиңүгә зур тырышлык һәм югалтулар бәрабәренә ирешелә. Сугыш 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомерен алып китә. Ватанны сакларга фронтка 11600 зәйле киткән, алар Сталинград сугышында, Курск дугасында, Берлин өчен сугышларда катнашкан.
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Икътисади советның чираттагы утырышы узды. Анда 2019 елның 1 кварталында «Татарстан почтасы " ФДУП филиалы Зәй почтамты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнар каралды. Доклад белән «Татарстан почтасы " ФДУП филиалының Зәй почтамты башлыгы Тимаськов Петр Владиславович чыгыш ясады.
21 июнь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Халыкара наркомания белән көрәшү көненә багышлап "Мин тормышны сайлыйм" дигән мәгълүмати буклетлар һәм "Наркомания корбаны булмыйк" дигән белешмәлекләр тараттылар.

21
июнь, 2019 ел
җомга
1941 елның 22 июне. Куркыныч дата. Илебезнең миллионлаган халкы өчен киләчәккә барлык планнар җимерелгән көн... Бүген туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган Зәй шәһәренең уллары һәм кызларына" һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган хәтер акциясе үткәрделәр, анда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Недошивина Елена Владимировна, яшьләр оешмасы вәкилләре, 1нче мәктәп укучылары, укытучылар, район мәдәният йорты коллективы һәм шәһәр халкы катнашты.
Җәйге чорда Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнарны өч юнәлеш буенча эшкә урнаштыру эше оештырылган. Шуларның берсе-14 кешедән торган төзекләндерү һәм яшелләндерү отряды. Отрядның нигезен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп һәм Зәй политехника көллияте укучылары тәшкил итә.
20 июнь көнне «Энергия» стадионында 2006 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды. Футбол кырында Зәйнең «Барс» һәм Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик» командалары очрашты.
20 июнь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 4 нче мәктәпнең “Гагарин” исемендәге мәктәп яны лагере укучылары өчен “Олимпия ярышлары” спорт-әкияти уены үткәрде.

20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International