ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
2019 елның 25 июнендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Шакиров Фаяз Фәнил улы Экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча ВКС режимында гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә поселогы, Набережная урамы, 7 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк. Гражданнарны кабул итүгә теркәү 8(8555) 45-66-56 телефоны буенча башкарыла.
2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә. Халыктан шалтыратулар (85558) 7-22-09, 7-20-89 телефоны буенча көн саен 8.00 дән 17.00 гә кадәр кабул ителәчәк.
19 нчы июнь көнне район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышып йөрде. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, "Агрокөч" АҖенең икътисад, хезмәт һәм эш белән тәэмин итү бүлеге белгечләре катнашты. Рейд кысаларында "Нива" ҖЧҖ, "Бура Киртә", "Дүрт Мунча", “Куш-Елга" сөтчелек комплексларында булдылар.
19 июньдә С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган чәчәкләр көненә багышланган “Табигать гүзәллеге - чәчәкләрдә” дип аталган чара узды.
2019 елның 17-18 июнендә Мамадыш муниципаль районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы җәйге фестиваленең республика этабы финалы узды. Зәй муниципаль районы командасы составында район мәгариф оешмаларының 8 укучысы (2 малай һәм 2 кыз III яшь баскычлары, 2 малай һәм 2 кыз IV яшь баскычлары): бу Устимкина Мария (4 нче мәктәп); Зеленин Максим (4 нче мәктәп); Акулова Карина (2 нче мәктәп); Голованова Диана (6 нчы мәктәп); Козенкова Софья (6 нчы мәктәп); Шәрәфиев Адель (6 нчы мәктәп); Галимов Тимур (6 нчы мәктәп)); Белоногов Иван (6 нчы мәктәп).

19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан һөнәри белем алуга җибәрелгән эшсез гражданнар «1С операторы: Бухгалтерия» курсын үтү турында таныклык алды.

Апрель аенда уку төркеме тупланган иде, аңа өстәмә белем алырга теләк белдергән 8 эшсез гражданин керде. Алар барысы да уку дисциплиналарын тапшырып һәм чыгарылыш эшләрен яклап, укуны уңышлы тәмамлады.

Хәзерге вакытта төягеч йөртүче, күтәргеч механизмнар өчен йөкләрне беркетүче (стропальщик), 1С операторы, ЭВМ операторы һәм чәчтараш һөнәрләр буенча төркемнәр төзелә. Тулырак мәгълүматны 8(85558) 7-15-43 телефоны буенча белергә була.

Җәйге каникулларны ничек итеп файдалы уздыруны Тимофей Чупашов яхшы белә. Мнә инде өченче атна Зәй шә        һәренең 4 нче мәктәбе укучы яшьтәшләре белән бергә район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча идарәсендә яшелләндерүче булып эшли. Шушы вакыт эчендә алар Кармалка бистәсендә эшләргә, Иске Зәйдә яр буен җыештырырга өлгерә.

18 июнь көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен “Чәчәкләр дөньясына сәяхәт” дип аталган әдәби музыкаль кичә узды.Чәчәкләрсез дөньяны күз алдына китерүе дә кыен.  Чараны алып баручылар О.Н.Руди һәм Г.В. Лаврентьева чәчәкләр турында фактлар һәм  легендалар белән  таныштырдылар. Л.П.Семерякова башкаруындагы җырлар кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. “Чәчәкләрнең гаҗәеп дөньясы” китап күргәзмәсе һәм “Гүзәл гөлләр вальсы” видео-презентация дә һәркемнең күңеленә хуш килде. “Чәчәкләр турында без нәрсә беләбез?” викторинасында да кунаклар бик теләп катнашты.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе
Бүген хәрби комиссариатта район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов, район үзәк дәваханәсе, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре буенча идарә, мәшгульлек үзәге, ветераннар Советы һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашында чакыру комиссиясе узды.
Бүген Зәйдә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы шәһәр төзелеше Советының күчмә утырышы узды. Утырышта катнашучылар шәһәрнең 7 объектында булдылар, аларда проблемалы мизгелләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International