Зәйдә Икътисади Советның чираттагы утырышы узды

2019 елның 22 июне, шимбә
Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Икътисади советның чираттагы утырышы узды. Анда 2019 елның 1 кварталында «Татарстан почтасы " ФДУП филиалы Зәй почтамты эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив планнар каралды. Доклад белән «Татарстан почтасы " ФДУП филиалының Зәй почтамты башлыгы Тимаськов Петр Владиславович чыгыш ясады. Зәй почтамты «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең аерымланган структур бүлекчәсе булып тора. Зәй һәм Сарман районнары территориясендә хезмәт күрсәтә. Безнең бүлекчә үз эченә 40 почта элемтәсе бүлеге, 1 кибет һәм 1 киоскны ала. Зәй районында 23 почта элемтәсе бүлеге эшли, шуларның 5се шәһәр бүлекләре һәм 18е авыл җирлегендә эшләүчеләр. «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе пенсияләр, федераль айлык акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр һәм башка социаль түләүләр буенча хезмәт күрсәтә. Петр Тимаськов шулай ук өстәмә хезмәтләр кертү турында да сөйләде. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International