23 июнь көнне Мирный бистәсе Каенлыгында узган Сабантуйда төрле районнар милли ихаталар корып, республикабызда яшәүче күпмилләтле халыкның көнкүрешен чагылдырган тирмәләрдә бәйрәмгә үзенчәлек өстәде быел. Зәй районы анда керәшен милли традицияләрен, йолаларын тәкъдим итте. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация Төрекмәнстаннан килгән кунакларны керәшен милли ихатасында дәртле җыр-биюләр, йола-бәйрәмнәрне күрсәтеп каршы алды. "Зәй-информ" иҗат төркеме-Гөлнара Феофанова, Денис Ипатовка биргән әңгәмәсендә Төрекмәнстан мәдәният министры Атагельды Шамурадов зәйлеләрнең иҗади осталыгын югары бәяләде, алга таба мәдәни багланышта яшәргә чакырды.