Зәй балалары хезмәттә чыныгып үсә

2019 елның 21 июне, җомга
Җәйге чорда Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнарны өч юнәлеш буенча эшкә урнаштыру эше оештырылган. Шуларның берсе-14 кешедән торган төзекләндерү һәм яшелләндерү отряды. Отрядның нигезен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп һәм Зәй политехника көллияте укучылары тәшкил итә. Балалар көнгә 2 сәгать эшлиләр, аларга 3600 сум хезмәт хакы түләнәчәк. Яшелләндерүчеләр яр буе территориясен, шәһәр урамнарын, сквер һәм паркларны һәм башка иҗтимагый киңлекләрне чүп үләннәреннән чистарталар. Балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыруның төп максаты-яшүсмерләргә бераз акча эшләү мөмкинлеге, шулай ук кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү, ялларын оештыру һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International