ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе
24 июнь көнне районыбыздан19 балигъ булмаган бала Тукай районына ТР балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе оештырган «Галактика балалары» палаткалы лагерена җибәрелде.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү өчен “Чәчтараш” профессия буенча төркем туплый.

24 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлешендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, ул РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә барды.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе
24 июньдә С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган чәчәкләр көненә багышланган “Чәчәкләрдән дә гүзәл нәрсә бар?...” дип аталган чара узды.
21-23 июнь көннәрендә Байлар Сабасында 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында көрәш буенча дөнья беренчелеге узды.
Июнь аенда эшсез тугыз кеше Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юлламасы белән «Пешекче» юнәлеше буенча һөнәри белем алуга кереште.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты яңа «Авыл. Үсеш территориясе» проектын башлап җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруга анализ ясау һәм авылны үстерүдә яңа алымнар булдыру.
23 июнь көнне Урта Пәнәче авылының Шәрә тау итәгендә халык бәйрәме “Җыен” булып узды. Бәйрәмнең тамырлары борынгыга барып тоташа, Пасхадан соң 57 нче көнне үткәрелә. Хәзерге вакытта ул язгы кыр эшләре тәмамлану һәм печәнгә төшү уңаеннан билгеләп үтелә башлады. Ә тантаналар уза торган авылларга шәһәрләрдән, күрше авыллардан туганнары һәм кунаклар килә.
27 июнь көнне юридик өлкәгә караган сораулары булган зәйлеләргә консультацияне адвокат, суд приставы, нотариус, пенсия фонды, техник инвентаризация бюросы белгечләре бирәчәк.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм сөтчелек тармагының торышы турында мәгълүмат бирде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International