Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Авыл ипотекасына беренче кертем 10% тәшкил итә, ә кредит ставкасы - елга 0,1 %тан 3%ка кадәр
2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе
2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә. "Заем алучы үз акчаларыннан, шул исәптән федераль бюджеттан, Россия Федерациясе субъекты бюджетларыннан, җирле бюджетлардан алынган акчалардан, йә заем алучының оешмасыннан – эш бирүчедән алынган акчалардан (“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында алынган социаль түләү акчаларыннан тыш) сатып алына (төзелә) торган торак хакыннан 10 процент яки аннан күбрәк сумманы түли", - дип әйтелә карар проектына кушымтада. Бу чакта кредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен срогына елга 0,1 %тан 3%ка кадәр була, ул срок 25 елдан артыграк була алмый. Ташламалы ставка заем алучының үзен иминләштергәндә генә гамәлдә була. Ташламалы кредит күләме Россия Федерациясе авыл территорияләре өчен 3 миллион сум тәшкил итә, Ерак Көнчыгыш федераль округы моңа керми, анда бу күләм 5 миллион сум була. Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе территорияләре программада катнашмыйлар. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты коррупциягә каршы бәйсез экспертизалау стадиясендә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуңа игътибар юнәлтә: проект буенча фикер алышуда катнашырга, үз фикереңне калдырырга. Тәкъдимнәрне Норматив хокукый проектларның федераль порталында да кертергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз