Үзәк китапханә хезмәткәрләре әкияти спорт уеннары оештырды

2019 елның 21 июне, җомга
20 июнь көнне Сөббух Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре 4 нче мәктәпнең “Гагарин” исемендәге мәктәп яны лагере укучылары өчен “Олимпия ярышлары” спорт-әкияти уены үткәрде. Уен барышында балалар төрле ярышларында көч сынаштылар. Балалар барлык уеннарда да бик теләп катнаштылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International