Зәйдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

2019 елның 22 июне, шимбә
78 ел элек-1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Безнең әти-бабаларыбыз ил азатлыгы өчен гаять зур канкойгыч көрәшкә кузгалалар. Җиңүгә зур тырышлык һәм югалтулар бәрабәренә ирешелә. Сугыш 27 миллионнан артык ватандашыбыз гомерен алып китә. Ватанны сакларга фронтка 11600 зәйле киткән, алар Сталинград сугышында, Курск дугасында, Берлин өчен сугышларда катнашкан. Бүген зәйлеләр сугышта һәлак булган һәм исән калган геройларның батырлыгын хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр. Митингка сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие һәм оешма коллективлары, дин әһелләре, шәһәр яшьләре һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр җыелган иде. Митингта катнашучыларга район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән аның урынбасары В.Г. Акатьев мөрәҗәгать итте: “Бу көн безнең өчен олы ихтирам һәм кайгы, үз халкы өчен горурлык, аның батырлыгы һәм какшамас ихтыярлары алдында чиксез соклану, бөек кеше хәтере көне! Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен һәлак булган сугышчыларны искә алабыз. Безнең изге бурыч-XX гасырның иң куркыныч сугышы, халкыбызның Бөек Батырлыгы турында хакыйкатьне саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру». Акциядә катнашучыларның барысы да җирдә тынычлык һәм бәхет өчен көрәштә үз гомерләрен биргәннәрнең хәтерен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл янына чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International