ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе
2 сентябрь көнне Зәй балалар музыка мәктәбендә белем көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмнең аерым мизгелләре – чәчәкләр бәйләме, уку елы башлану шатлыгы да! Барлык укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга котлау сүзләре белән мәктәп директоры Д.Б. Коронова һәм Зәй муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Р.Ф.Гомәрова мөрәҗәгать иттеләр.

2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Бүген Кадер авыл җирлегендә район Башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында халык җыены узды. Зәй муниципаль районының 2019 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм калган чорга бурычлары турында район башлыгы Р.Г.Кәримов чыгыш ясады.
2019 елның 2 сентябрендә Зәй муниципаль районында Белем көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы линейкалар узды. 2019-2020 нче уку елында 5163 укучы 22 мәгариф учреждениесендә, 133 укучы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы мәктәптә белем алачак.
Татарстан буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Зәй муниципаль районында 30,1 мең хезмәт яшендәге кеше исәпләнә, аларның 28,7 меңе икътисадның төрле тармакларында эшли, 1,4 мең кешенең, ягъни хезмәт көченең 4,7% шөгыле юк.
Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.07.2009 ел, №604 карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталар һәм транспорт кушымтасы булган электрон карталар бирү тәртибен раслау турында" 2012 елның 2 июлендәге 574 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде”, җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар кабул ителде.

30
август, 2019 ел
җомга
Бәйрәм көне – Шәһәр көне һәм Республика көне! Тизлекне, мотор тавышы һәм автоспортны яратучыларның барысын да, картинг буенча ярышларда беренче булырга омтылу берләштерде.
Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең өлкән буын артистлары чыгышларыннан башланды.
Бүген Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында объектларны ачу тантанасыннан башланды: 9 нчы мәктәп, шәһәр мәдәният йорты, «Каенкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм Бура-Киртә авылы күп функциональ үзәге.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелемнән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм.

29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Яңа автомобиль ачкычларын Югары Пәнәче һәм Бохарай авыл җирлекләре башлыклары алды. Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көненә багышланган муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International