Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне Республика һәм Шәһәр көне белән котлый
2019 елның 30 августы, җомга
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелемнән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм. Татарстан - бүгенге көндә бай тарихы, мәдәни традицияләре, гражданлык җәмгыяте үсеш алган Россия Федерациясенең куәтле, үсә баручы төбәкләренең берсе. Безнең республикабыз - тотрыклылык, иминлек һәм бердәмлек үрнәге. Республикабызда йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала, сәнәгатьтә яңа технологияләр гамәлгә кертелә. Татарстаныбыз елдан-ел дөньяда таныла һәм хөрмәт яулый бара, монда безнең һәрберебезнең дә өлеше бар. Агымдагы елда Татарстан Республикасы көне 8 сентябрьдә узачак Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Парламентның яңа составын сайлау – мөһим вакыйга. Ул исә республикабызның чәчәк атуы һәм үсеше өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән анык зур эш. Зәй муниципаль районында күп кенә республика һәм муниципаль проектлар һәм программалар уңышлы тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, зәйлеләрнең мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Бездә авыл клублары, сәламәтлек саклау һәм спорт объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары ремонтлана, юллар һәм тротуарлар салына, ишегаллары төзекләндерелә. Бөртекле культураларны җыеп алу эше төгәлләнүгә бара. Һава шартларының уңайсыз килүенә карамастан, игенчеләребез бөртекле культуралардан һәм шикәр чөгендереннән яхшы уңыш үстерделәр. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт! Хөрмәтле зәйлеләр, бу бәйрәм көннәрендә сезгә ныклы сәламәтлек,киләчәк көннәргә ышаныч, шатлыклар, барлык башлангычларыгызда уңышлар,татулык, иминлек, республикабыз һәм районыбыз хакына нәтиҗәле эш телим.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков белән очрашты.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия.
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз