Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды
2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе
2019 елның 2 сентябрендә Зәй муниципаль районында Белем көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы линейкалар узды. 2019-2020 нче уку елында 5163 укучы 22 мәгариф учреждениесендә, 133 укучы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы мәктәптә белем алачак. Бүген 679 беренче сыйныф укучысы белем иленә беренче адымнар ясый! Алар өчен киләсе ел Яңа, бай эчтәлекле, якты тормышның мөһим этабы булачак, ә мәктәп тормышы бик күп җаваплы һәм җитди сынаулар әзерли. Бүген барлык беренче сыйныф укучыларына да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов һәм «АК БАРС» БАНК ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Гараев Зөфәр Фәнил улы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында тантаналы линейкалар 7 нче урта мәктәптә һәм «Зәй политехника көллияте» дә узды. Укучылар һәм студентлар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Р. Г. Кәримов барысына да уңышлар, сыйфатлы белем алу һәм быелгы уку елы якты вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын дип теләде. Район башлыгы шулай ук армый – талмый хезмәт иткән педагогларга, һөнәри осталыклары һәм югары рухи сыйфатлары киләчәгебезне билгеләгән педагогларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерде һәм аларның уңышларына мөмкин кадәр ешрак сөенергә, аларның уңышлары белән горурланырга теләде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветеранын якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар
9 Май бәйрәме алдыннан район башлыгы Р.Г. Кәримов Бөек Ватан сугышы Ветераны Леонид Яковлевич Мачтаков белән очрашты.
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия.
Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан гражданнар өчен 1,4 меңнән артык татарстанлы социаль ярдәм чаралары ала
Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз