Зәй Республика көнен һәм Шәһәр көнен яңартылган һәм яңа объектлар белән каршылый

2019 елның 30 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында объектларны ачу тантанасыннан башланды: 9 нчы мәктәп, шәһәр мәдәният йорты, «Каенкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм Бура-Киртә авылы күп функциональ үзәге. 9 нчы мәктәптә ремонт эшләре этаплап башкарылды. Беренче чиратта түбә, тәрәзәләр, ишекләр, җылыту системасы, су белән тәэмин итү һәм канализация, 2 һәм 3 каттагы идәннәр алыштырылды, керү төркеме ремонтланды, 1 катка һәм баскычка косметик ремонт ясалды. Өлешчә остаханәләр бинасында капиталь ремонт үткәрелде. Икенче этапта мәктәпнең төп бинасын керамо-гранит белән тышлау тәмамланган, электр челтәрләрен өлешчә алыштыру, ашханә, 1 һәм 3 катларда уку һәм хезмәт кабинетларын ремонтлау тәмамланган. 2019-2020 нче уку елында биредә 139 укучы, 37се – башлангыч, 102се өлкән буын укыячак. Мәктәп кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Белем бирү процессын 18 педагог башкара, барлыгы -36 хезмәткәр. Район башлыгы Разиф Кәримов коллективны капиталь ремонт эшләре тәмамлану белән котлады, киләсе уку елында уңышлар теләде. Мирный микрорайонының шәһәр мәдәният йортында ремонт эшләре 2018 елның февраленнән (смета бәясе буенча 13 млн. сумнан артык )алып барылды. Зәй-2 микрорайонындагы «Каенкай» балалар бакчасы, анда тәрбияләнүчеләрне тулысынча яңартылган бакча итеп каршы алачак. Биредә 2019 елның маеннан алып август аена кадәр 32 625 670 сумлык эшләр башкарылган. Район җирле бюджетыннан 2 672 743 сум акча бүлеп бирелгән, аларга төркемнәр өчен мебель алынган, пәрдәләр тегелгән, биш урам верандасы һәм 22 кече архитектура формалары урнаштырылган. Бура-Киртә авылында республика программасы буенча күпфункцияле үзәк төзелде, җирле бюджет хисабына өстәмә рәвештә тышкы инженерлык челтәрләре салынды, территория төзекләндерелде. Монда барлыгы 3 кеше эшли, 6 клуб формированиесе бар: «Яшьлек» бию ансамбле, «Сандугач» җыр сөючеләр клубы, «Гүзәл ханымнар» клубы, «Ветеран» клубы, «Оста куллар» түгәрәкләре, «Шушы яктан, шушы туфрактан» һәвәскәрләр берләшмәләре. Яңа күпфункцияле үзәк авыл халкы алдында тагында яңа мөмкинлекләр ачты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International